«Прометей» клубында очрашу (18+)

Встреча в клубе Прометей
1
2

Шәһәр үзәк китапханәсенең «Прометей» фәнни-популяр әдәбият клубында чираттагы очрашу узды. Җыелыш бертуган Стругацкийларның «Пикник на обочине» китабына һәм Зонадагы кеше организмына тәэсир итәргә мөмкин чыганаклар турында фикер алышуга багышланды. Ни өчен сталкерлар үлем куркынычы янавын белгән килеш Зонага бара? Акча? Адреналин? «Счастье всем, для всех даром, и пусть никто не уйдёт обиженный!…» – бу сүзләрне ничек аңларга?

Стругацкийлар иҗаты башка фантастика фонында ни өчен шулай аерылып тора? Сәяси рух аңа ничек тәэсир итә? Матди иминлек кешене бәхетле итә аламы?

Очрашуда катнашучылар заманча әдәбиятта һәм кино сәнгатендә «герой» феномены, һәм легенда, мифларда аның чыганаклары турында сөйләштеләр. 

«Пикник на обочине», башка яхшы китаплар кебек үк, бүгенге көндә кешелек чишә алмаслык күп кенә мәсьәләләрне күтәрә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: